Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиб Николай Зотов истәлегенә хәтер аланчыгы барлыкка килде

Аны шәһәрдәшебез белән скаут хәрәкәте буенча яхшы таныш дуслары, фикердәшләре булдырды.

Воронеж өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган 39 яшьлек Чаллы табибы Николой Зотов истәлегенә Боровецк урманында хәтер аланчыгы барлыкка килде. Ул чишмәдән ерак түгел, агачлар белән уратып алынган аулак урында урнашкан. Аны шәһәрдәшебез белән скаут хәрәкәте буенча яхшы таныш дуслары, фикердәшләре булдырды. Мәгълүм булганча, табиб үзе дә сәламәт тормыш рәвеше алып барды, актив спорт төрләре белән шөгыльләнде. 

Шәһәрдәшләребез әлеге аланчыкта агачка балалалар табибының фотоларын элделәр, учак яктылар. Соңыннан аның янәшәсенә утырып, табиб хакында якты хатирәләрен яңарттылар, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. 

фото: https://chelny-izvest.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт