Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табибны атып үтергән Мисбах бабай вафат

Аңа 94 яшь иде.

2015 елда табибны атып үтереп бөтен Татарстанны шаулаткан Мисбах Сәхәбетдинов вафат. Бу хакта ТР язучылар союзы әгъзасы Фәүзия Бәйрәмова хәбәр итте. Мисбах бабайга 94 яшь булган. Аны Тукай районы Яңа Мусабай авылында җирләячәкләр.

Исегезгә төшерәбез, Мисбах бабай 4нче шифаханә травматологы Андрей Железновны ясалма коралдан атып үтереп, 4 ел ярым төрмәдә утырып чыкты. Иреккә чыкканда аңа 89 яшь иде. Җинаятен ул табибтан үч алу белән аңлатты. 

Травматолог Андрей Железнов аңа приёмда баш киемен салырга куша. Мисбах бабай колак салмый. Бабайны кабинеттан куып чыгаралар. 8 ел буе ул үпкә саклап йөри. Кул таягыннан мылтык ясый. Табибны иртән эшкә килгәндә сагалап тора һәм атып үтерә.

Мисбах бабайның җинаяте турында тулырак монда язылган. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев