“Тән температурасы 39 булса да, эшкә чыгабыз”
Шәһәрдәшләр «Урам җыештыручылар хөрмәткә лаек» бәйгесендә катнаша.
Урам җыештыручылар Елена Хаверко һәм Мария Ускорникова шулай диләр. Чирне алар аяк өсте үткәрә икән. “Чыкмасак, безнең эшне кем эшләр?” диләр. Икесе бергә 27 комплекстагы 4 йортны тәртиптә тоталар. Барлыгы 17 подъезд. Эче дә, тирә-юне дә гөлт итеп тора. Карлы кышта да сынатмыйлар. Ял көннәрендә чыгып эшлиләр. “Хәрәкәттә – бәрәкәт” дип шаярталар. Әмма төпченә башласаң, йөрәкләре тулы сагыш. Икесе дә якыннарын югалткан.
Елена Хаверко: «Кар көрәгәндә бөтен кайгыларымны онытам”
Елена Алексеевна 18 ел буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. 1988 елда һөнәрен алыштырырга мәҗбүр булган.
“Ирем яман шеш белән авырый башлады. Авыр тормыш йөген үземә тартырга туры килде. Фатирлы булу өчен урам җыештыручы булып урнаштым. Бер елга гына дип килгән идем, инде 37 ел була. Үзем дә шаккатам. Шунысы куаныч - 3 бүлмәле фатирым бар”, - ди.
“Арыгансыздыр, туктарга уйламыйсызмы?” дип сорагач, 70не тутырган Елена ханым “Пенсиягә чыккач”, дип шаярта. Шул ук вакытта күзләре моңсу.
“Ирем үлде. Бер ел элек улым да йөрәк белән китеп барды. Бик авыр кичердем. Ярый эшем бар. Урамда җыештырып, кар көрәп, йортта яшәүчеләр белән аралашып кына кайгыларымны онытам, күңелемә тынычлык алам”, - ди.
Быел кар ике тапкырга күбрәк яуды. Шәһәрдәшебез 2 ай буе ялсыз эшләгән.
“Төнлә торып тәрәзәдән карыйм. Кар яумаса, тагын бер ярты сәгать йоклый алам икән, дип сөенеп ятам. Яуса, сәгать 3тә үк торып утырам. Быел авыр. Кар күп. Көрәп кенә куясың - өя дә китә. Иртәнге 4тән төнге 11гә кадәр эшләгән чаклар булды. Ярый балалар ярдәм итте. Җиңеп чыга алмас идек”, - дип сөйли Елена Хаверко.
“Шәһәрдә грипп, ОРВИлар белән авырыйлар. Сез саф һавада йөреп чыныгып беткәнсездер инде?” дим.
“Кая инде бөтен җир авырта (көлә). Эштән кайткач, мазьлар сылап кына авыртуны басам. Яшь тә бара бит. Ятып та торасы килә. Әмма бер эшләп өйрәнгәч өйдә дә утырып булмый. Коронавирус вакытында 39 температура белән атна буе эшләп йөредем. Ул вакыттагы хәлемне үзем генә беләм. Пневмония ачыкладылар. Соңыннан ай ярым дәваландым”, - ди.
Елена Хаверко күпбалалы гаиләдә үскән. Кечкенә чактан ук кулдан эш төшмәде, ди. Хәзер дә физик көч таләп итүче эштә. Язмыш, ди үзе дә.
“Хезмәтебезне хөрмәт итсеннәр иде. Аеруча ата-аналар балаларына яшьтән үк хезмәт кешеләренә хөрмәт хисен сеңдереп үстерсеннәр иде. Урам җыештыручыларга гына түгел, шул ук тәрбиячеләргә, укытучыларга да хөрмәт бетте бит. Элек аларга карата башка мөнәсәбәт иде. Алар безнең өчен ихтирамлы, зур кешеләр иде”, - ди Елена Хаверко.
Мария Ускорникова: “Зинһар китә күрмәгез диләр”
Икенче әңгәмәдәшем Мария Ускорникова оялчан булып чыкты. “Өйрәнелде инде. Нишлисең?!” – генә ди. Баксаң, урам җыештыручы булып ул да 21нче эшли икән. Озак еллар типографиядә наборщик булып хезмәт иткән. Предприятие ябылгач, урам җыештыручы булып урнашкан.
“48 яшь иде миңа. Беренче вакытта авыр булды. Элек 7шәр кеше эшләсәк, хәзер икәү генә. Яшьләр килми. Аларга стимул да юк. Без, пенсионерлар гына калдык. Йортта яшәүчеләр дә “Зинһар китә күрмәгез, сез китсәгез, кем килер диләр”, - ди.
Мария Ускорникова да ирен югалткан. Балаларын берүзе аякка бастырган.
“Бик иртә, 42 яшендә ташлап китеп барды. Йөрәге авырта иде. Улым да йөрәк белән үлде. Кызым һәм оныкларым бар. Авыр вакытларда алар ярдәмгә килә. Карны көрәргә быел алар булышты. Хәтта икенче сыйныфта укучы оныгым да чыкты”, - дип сөенә шәһәрдәш.
"Надежда" җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Венера Наумкина белән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев