Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Тантана» премиясе лауреаты: «Мине бу адымга беркем дә мәҗбүр итмәде»

Ни өчен мондый карар кабул иткән?

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты, «Тантана» премиясе лауреаты Гөлинә Фәхретдинова тормышында әһәмиятле вакыйга булды. 

«Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән мин Ислам дине каннунары буенча киенергә карар кылдым. Моңа кадәр намаз укыдым. Яулыкны бер бәйләдем, бер салдым. Хәзер мин яулыкны салмаячакмын. ИншәАллаһ.

Мине бу адымга беркем дә мәҗбүр итмәде. Мин моңа үзем килдем. Әлхәмдуллаһи кайгы һәм катлаулы мәсьәләләр, кыенлыклар аша түгел. Мин бәхетле хатын-кыз.  Моның өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Аллаһыма рәхмәт йөзеннән шундый мөһим карар кабул иттем. Бу минем юлым, минем  яхшырак версиям алда әле», – диде ул. 

Гөлинә яшь булуына карамастан инде уңышларга иреште. Ул «Сабантуе гүзәле» бәйгесенең  җиңүчесе булды, театр сәхнәсендә тамашачылар күңелендә калырлык образлар тудырды. Ә иң мөһиме: ул бәхетле хатын, яраткан әни. Тормыш иптәше Айдар белән малай һәм кыз үстерәләр. Алар балаларын милли рухта тәрбияләргә тырышалар. 

Фото/Гөлинә Фәхретдиновадан алынды

 

 

 

Телеграм -» ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай Чаллы театры