Танымаслык булып яңарды
Капиталь төзекләндерүдән соң 3нче шифаханә дә тантаналы шартларда ачылды. Биредә төзекләндерү эшләре узган елның язында башланган иде. Татарстан Президентының махсус программасы буенча шәһәребезнең сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь төзекләндерүгә республика бюджетыннан 1,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән иде. Шифаханәләрнең тышкы кыяфәте генә үзгәреп калмады. Җиһазлары да яңартылды. Моннан тыш, барлык шифаханәләр...
Капиталь төзекләндерүдән соң 3нче шифаханә дә тантаналы шартларда ачылды. Биредә төзекләндерү эшләре узган елның язында башланган иде. Татарстан Президентының махсус программасы буенча шәһәребезнең сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь төзекләндерүгә республика бюджетыннан 1,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән иде.
Шифаханәләрнең тышкы кыяфәте генә үзгәреп калмады. Җиһазлары да яңартылды. Моннан тыш, барлык шифаханәләр "Дустанә шифаханә" республика проекты нигезендә эшлиләр. Халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмә биргән иде. "Халык тиз һәм диагноз, дөрес дәвалану һәм дустанә мөнәсәбәт көтә. Шулай ук хезмәтләр уңайлы һәм сыйфатлы булырга тиеш", диде ул.
Шәһәрнең 3нче шифаханәсе - иң эре сәламәтлек саклау учреждениеләренең берсе. Бүгенге көндә биредә 62 меңнән артык кеше теркәлгән. Биредә тәүлегенә 960 пациент кабул итәләр. Биредә капиталь ремонт күләме башка учреждениеләргә караганда күбрәк. 4 катлы шифаханәне тәртипкә китерү өчен 235 миллион сум акча сарыф ителгән. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев ярдәме белән шәһәр бюджетыннан 7 млн сум акча бирелгән. Бу акчага территория матурланган, машина белән килү юлы киңәйтелгән, машина кую урыны булдырылган. Физик мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен машина кую өчен махсус урын ясалган.
Зөлфия ФОАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев