Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Танылган композитор Азат Хөсәенов вафат

Аңа 66 яшь иде.

Кайгылы хәбәр килде: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган композитор Азат Хөсәенов вафат булды.

Азат Гаян улы 1959 елның 8 маенда Актаныш районы Әтәс авылында туган. Аңа нибары 66 яшь иде. Әнисе дә 66 яшендә яман шештән вафат булган.  

Ул татар җырчыларына бик күп җырлар, театрларга музыка язды. Берничә ел поплуяр җырчылар Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов төркемендә музыкант булып та эшләде. 

Азат Хөсәенов соңгы елларда бик каты авыраган. 

Композитор белән хушлашу вакыты билгеле.

«Азат Хөсәеновны иртәгә иртәнге сәгать 10 тирәсендә Казанның 7нче хастаханәсе моргы яныннан соңгы юлга озаталар», – дип хәбәр итте җырчы Лилия Муллагалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр югалту