Танылган көрәшче вафат
Аны бүген соңга юлга озаталар.
Чаллыда танылган көрәшче Фәрит Шәрипов вафат. Спортчыны бүген, 18 февральдә, соңгы юлга озатачаклар (БСМП моргы яныннан), дип хәбәр итә Рәкыйп Фәйзуллин.
Фәрит Шәрипов тумышы белән Башкортстаннан. 14 яшендә, 8нче классны тәмамлаганда, Сабантуй батыры булып таныла. 19 яшендә Чаллыга килә. Биредә элеваторга эшкә урнаша.
Муса Җәлил турнирларында берничә тапкыр җиңү яулый. Башкортстанда 5 тапкыр абсолют батыр булып таныла. Республика көнендә Казанда берничә тапкыр җиңүче булып таныла. Россиянең абсолют батыры исемен яулый.
Фәрит абыйның урыны оҗмахта, караңгы гүре якты булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев