Танылган режиссер Айдар Җаббаров өйләнде
Икесе генә барып язылышкан.
Чаллыда туып-үскән, танылган режиссер Айдар Җаббаров тормышында шатлыклы вакыйгалар булды. Ул узган елның 4 октябрьдә ул сөйгәне белән никах укыткан иде.
Кәләше Эльвина Насыйбуллина «ТНВ» каналында «Һава торышы»н алып баручы булып эшләгән, татар сериалларында төшкән. Эльвинага 23 яшь, ул Казан театр училищесын тәмамлаган.
Яңа ел алдыннан Җаббаровлар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Яшь гаилә язылышу тантанасы Мәскәүнең Грибоедовский ЗАГСында узган. Айдар белән Эльвина кунаклар да җыеп тормаган, икесе генә барып, тыныч кына язылышып кайтканнар.
Фото видеодан скришот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев