Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Ташламалардан файдаланучыларны бакчаларга йөртү өчен 25 млн сум акча бүлеп бирелә

Чаллы депутатлары 2026 ел башына шәһәр бюджетында калган акчаны бүлделәр. Кемгә, күпме?

Шәһәр Советы депутаталары ел башына бюджетта калган акчаны бүлделәр. Чаллының 400 еллык юбилее уңаеннан чараларга – 100 млн сум, мәрхүмнәр белән хушлау залына 150,5 млн сум. 
Автобусларны юуу станциясе төзелешенә 484,8 млн сум акча бирелде. Яңа автобуслар өчен лизинг түләүләренә 281,3 млн сум акча җибәрелде.
Шулай ук пляжларны тотарга – 3,8 млн., зиратларны тәрпитә тоту һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрне соңгы юлга озатырга 25 млн сум акча тотылачак. 
Моннан тыш,  махсус хәрби операциядәгеләрнең балаларын, инвалид балаларны, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрне мәктәпләрдә ашату өчен 111 млн сум акча бирелә. Махсус хәрби операциядәге ир-атларны балаларын садикларга йөрткән өчен 26,9 млн сум акча түләнә. 
Каникул вакытларында укучыларны эш белән тәэмин итүгә – 38 млн, каникулларда балаларның ялын оештыруга 9,5 млн, ташламалардан файдалаунчы шәһәрдәшләрне бакчаларга йөртүгә 25 млн сум акча тотылачак. 
2026 ел бюджетның керем өлеше 24 млрд 684 мең сум, чыгымнары 24 млрд 95 млн 518 мең сум күләмендә расланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча билет ташлама дача пенсионер бюджет