Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сайтта чыкмаган кызыклы язмалар - «Шәһри Чаллы» газетасы битләрендә. Язылып калыгыз!

Яртыеллыкка язылу бәясе - 897 сум.

(Бу урынга басып, "Шәһри Чаллы"га онлайн, ягъни компьютер аша гына да язылып була. Газетаны сезгә почтальон алып киләчәк.)

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Декабрь ахырына кадәр абунә кампаниясе дәвам итә. Аның кысаларында сез яраткан газета-журналларыгызга, шул исәптән “Шәһри Чаллыга”  языла аласыз. Газетабызны өйгә алдырту бәясе - 897,18 тиен. Мондый мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз. Киләсе яртыеллыкта да бездән аерылмагыз. Безнең белән бергә булсагыз ял вакытларыгыз күңелле үтәр. Абунәчеләребез дә шул фикердә.

Лүзия Локманова:
- Шәһри Чаллы»ны әле быел гына алдыра башладык. Ул миңа шәһәребездә үткән бер мәдәни чара вакытында кулыма килеп керде. Башта әллә ни игътибар бирми генә кулыма алган идем, ачып укый башлагач кызыксынып киттем. Яраткан җырчыларыбыз хакында махсус рубрика чыгуын белгәч, газетаны яздыртып алырга булдым. Әлбәттә, башка язмаларны да күңел биреп укыйбыз. «Киңәш-табыш», «Бакчачы почмагы»н да үз итәбез. Кыскасы, газетаны атна саен зарыгып, көтеп алабыз.

Гүзәл Силюкова:
- Мин инде күптән лаеклы ялда. Ялгызым гына гомер кичерәм. Замана җайланмалары белән дус түгел. Компьютерым да юк, телефоным да гади генә. Әле ярый сез бар. Шәһәр яңалыклары белән газетагыз аша танышып барам. Бик кызыклы һәм тулы итеп язасыз. Пенсиягә кагылышлы мәгълүматлар биреп баруыгыз да ошый. «Менә, газетада шулай язганнар» дип, әле күрше әбиләргә дә күрсәтәм. Бу рубрикагыз дәвамлы булсын иде.  Ул безгә бик кирәк. 

Айрат Фәтхиев:
- Газетагызны мин чыга башлаганнан бирле алдырам дисәм дә ялгыш булмас. Без өлкәннәр шулай гадәтләнгән инде. Басма матбугатсыз яши алмыйбыз. Күзәтүләремчә, соңгы елларда газетагызның бизәлеше, эчтәлеге үзгәрде, тагы да матуррак итеп чыга башлады. Һәм бу бик дөрес тә, заманадан калышырга ярамый. Шәһәребез кешеләре, торак-коммуналь хуҗалыгы темасына язмалар артты, сәламәтлек темасын да тулы итеп яктыртасыз. Газетагыздан без бик канәгать.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка2022