Татар егетләре сәхнә тотты
"Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", - ди татар халкы. Татар егетләре элек-электән үткен, җитез һәм тапкыр булулары белән аерылып торган. Бүген дә безнең егетләребез әлеге исемгә тап төшерми, горур йөртәләр. Моңа "Шатлык" яшьләр үзәгендә оештырылган "Татар егете" бәйгесе янә бер дәлил булды. Ул быел 16нчы тапкыр үткәрелә. 12...
"Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", - ди татар халкы. Татар егетләре элек-электән үткен, җитез һәм тапкыр булулары белән аерылып торган. Бүген дә безнең егетләребез әлеге исемгә тап төшерми, горур йөртәләр. Моңа "Шатлык" яшьләр үзәгендә оештырылган "Татар егете" бәйгесе янә бер дәлил булды. Ул быел 16нчы тапкыр үткәрелә.
12 март көнне "Татар егете-2018" бәйгесенең сайлап алу туры булып узды. Бәйгедә 15 яшьтән 23 яшькә кадәр егетләр катнашты. Егетләр бәйге барышында үзләренең "Татар егете" исемен йөртергә хокуклы икәннәрен дәлилләделәр. Жюриларга конкурска килгән 9 егет арасында иң-иңнәрен сайлап алу да җиңелләрдән бирелмәгәндер. Ә егетләрне чыннан да иң оста казыйлар бәяләде. Алар: "Шатлык" яшьләр үзәге җитәкчесе Гөлчәчәк Ковальчук, Татарстан республикасының халык артисты, драматург, Чаллы драма театры артисты Булат Сәлахов, театрның яшь режиссеры Олег Кинзягулов һәм "Folk Dance" хореография ансамбле Лилиана Арсланова.
Егетләр өчен беренче сынау "Үзең белән таныштыру һәм сәләтеңне күрсәтү"дән гыйбарәт иде. Катнашучылар сәхнәгә чыгып үзләре белән креатив рәвештә үзләре белән таныштырдылар. Мәсәлән, Батенчук исемендәге төзелеш көллияте егете Айдар Хөснуллин үзенең дусты белән интервью формасында аралаштылар. Шулай ук, 29 нчы гимназия укучысы Әхәтов Тимурның чыгышы да тамашачыларның күңеленә хуш килгәндер. Ул үзе белән танышу өлешен кечкенә скетч формасында күрсәтте. Үзе турында аңа гашыйк булган кызларның сөйләве чыннан да үзенчәлекле булды. Азатның үз сәләтеңне күрсәтү өлеше дә башкаларныкыннан аерылып торды. 29 нчы гимназиядә эшләп килүче ансамбль белән берлектә алар кичке уен күренешен биюләргә үреп күрсәттеләр.
Егетләр барысы да җыр-биюгә оста булуларын, чын нәфис сүз осталары икәнен тагын бер кат дәлилләделәр.
57 нче гимназия егете Инсаф Вагизов турында да аерым әйтми мөмкин түгел. Ул үзенә 12 яшь кенә булуына карамастан, "Татар егете" бәйгесендә катнашырга теләк белдергән. Оештыручыларның "Син бит әле кечкенәрәк, сиңа "Татар малае" на барырга кирәк дигән сүзләренә: "Юк, мин "Татар егете" ндә катнашам", - дигән. Чыннан да Инсафның кыюлыгы, осталыгы йөзеннән күренеп тора. Чаллы драма театры режиссеры Олег Кинзягулов та: «Нәкъ менә бу егетне башкалар алдына чыгарып бастырып аннан өйрәнегез, үрнәк алыгыз" дияргә була", - диде.
"Татар егете-2018" нең икенче турына үткән егетләрнең исемлеген "Шатлык" яшьләр үзәге сайтыннан карый аласыз,
Эльвира Гайнетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев