Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар язучыларының әсәрләре чит телләргә тәрҗемә ителде

Милләттәшләребезнең иҗаты чит ил журналларында һәм китапларында урын алды.

Шушы көннәрдә Төркиянең «Һәҗә» әдәби-нәфис журналының соңгы санында 20 татар язучысының иҗаты яктыртылды. Журналда Чаллы язучыларыннан Факил Сафин, Сирин Якупова, Айрат Суфиянов, Лилия Гыйбадуллина әсәрләре, шулай ук Луиза Янсуар, Гөлүсә Батталова, Йолдыз Миңнуллина, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Рузәл Мөхәммәтша, Марат Кәбиров, Илсөяр Ихсанова, Рифә Рахман, Ләис Зөлкарнәй, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Фирүзә Җамалетдинова, Газинур Морат, Мөхәммәт Мирза, Шәмсия Җиһангированың шигырьләре урын алды. Аларны төрекчәгә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фатиһ Кутлу тәрҗемә итте. Моннан тыш, әлеге «Һәҗә» нәшриятында Айдар Хәлим, Факил Сафин, Айгөл Әхмәтгалиева әсәрләре кергән саллы китап та басылып чыкты.

Төрекләрдән кала, Якут тәрҗемәчеләре дә татар язучыларының әсәрләрен үз телләренә күчерде.  Чаллы язучысы Әлфия Ситдыйкова рәхмәт йөзеннән, аларның иҗатларын туган телебезгә тәрҗемә итте. Алар быел аерым бер басмага тупланып дөнья күрде.

Тагын бер куанычлы яңалык  -  язучы Факил Сафинның да "Сер" китабы тулаем башкорт телендә нәшер ителде. Китап бер мең данә булып Башкортстан китап нәшриятында басылды. Тәрҗемәче - Фирдәвес Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият