Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар мәдәниятен кем яхшырак белә?

«Заман» яшьләр үзәгендә «Татар теле - туган телем» уенының финалы үтте.

Уенда ун мәктәпнең 5-8нче сыйныф укучылар катнашты. 

Уенның сайлап алу туры 11-16 февральдә «Заман» яшьләр үзәгендә булды. Ун команда арасыннан М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең «Чулман энҗеләре», 32нче мәктәпнең «Тапкырлар», 38нче мәктәпнең «Шаяннар» командалары үтте. 
Сайлап алу этапларында катнашкан һәр команда «Сайлап алу этабында җиңүче дипломы» алды.

Финалда 93 балл җыеп 3нче урынга «Шаяннар» командасы (38нче мәктәп) чыкты, 119 балл белән 2нче урынга «Чулман энҗеләре» командасы (2нче гимназия) лаек булды. 1нче урын «Тапкырлар» командасында (32нче мәктәп). Алар барлыгы 131 балл җыйды. 
Барлык җиңүчеләр Чаллының Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театрына чакыру билетлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу мәдәният