Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар телендә «Ябалак» төбәкара фән олимпиадасы җиңүчеләре билгеле

Быел һәр класстан иң югары балл җыючы 2шәр балага дипломнар тапшырылды.

Чаллының 4 санлы урта мәктәбе оештырган "Ябалак" фән олимпиадасы җиңүчеләре билгеле. 3 сыйныфлар арасында җиңүче исеменә 2 гимназия укучылары Милена Петрова һәм Регина Кәлимуллина лаек булды. Тагын 19 укучы призёр исеме алды. Алар - олимпиада сорауларының яртысыннан күбенә дөрес җавап бирүчеләр. 

4 класслар арасында 54 гимназиядән Рәмилә Зарипова һәм 2 гимназиядән Наил Абдразманов җиңү яулады. Тагын 16 катнашучы призёр булды. 
5 сыйныфлар арасында "Адымнар-Чаллы" мәктәбеннән Закир Сираев һәм Лениногорск районы Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Азат Хәбибуллин җиңде. 17 катнашучы - призёр. 

Сүз уңаеннан, 4 мәктәптән Рамил Сабиров, Камил Каримов, Сәиданур Сабиров, Ильяс Хафизов, Ралиф Хаҗиев – олимпиада призёрлары. 

Әгерҗе районы Тирсе мәктәбеннән килгән Илвина Алишева һәм Данияр Фәтхетдинов та призёрлар исемлегендә. 29 гимназия, "Калкан" мәктәбе укучылары да, Мамадыш, Кукмара, Зәй, Түбан Кама шәһәреннән катнашучылар да олимпиада нәтиҗәләре югары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев