«Татарның Стас Михайловы бит ул!»
Рәдиф Зарипов Чаллыда беренче сольный концертын куйды.
Башкортстанның атказанган артисты Рәдиф Зариповның быел Казанга күченүе турында язган идек. Ул гына түгел, жырчы Татарстанда популярлашып китте. Моның өчен Рәдифтә бөтен сыйфатлар да бар - көчле тавыш, моң һәм чын артистларга хас булган чибәрлек. Татар эстрадасы артистлары да үз итте кебек аны. Күптән түгел генә Илсөя Бәдретдинованың Рәдиф Зарипов турында уй-фикерләре бөтен интернетка таралды. Танылган җырчы да аның тавышыннан, буй-сыны һәм чибәрлегеннән мөкиббән. "Бирсә дә, бирер икән кешегә шундый талант һәм чибәрлек,"- диде ул.
Концертка килгәндә, зал туп-тулы түгел, әмма күренеп тора, Рәдифнең чын фанатлары - күбрәк хатын-кызлар җыелган. Ахырга таба басып бии дә башладылар. Рәдиф тә аларны игътибарсыз калдырмады. Залга төшеп жырлады.
Берән-сәрән ирләр бар иде барын. Алары да, «Батон» кушаматы аша танылган юморист Фәрит Галиев әйтмешли, «хатыннарына ияреп кенә килгәннәр». Ул концертта махсус кунак буларак катнашты.
Рәдиф үзе дә яшереп тормады, «мине мәхәббәт җырчысы диләр, бер дә каршы килмим» дип белдерде. Концерт башында беренче мәхәббәте турында да сөйләргә вәгъдә биреп куйды. Аңынчы халык җырларын искә алып үтте. Аларны кечкенәдән яратуын, җырчы булып китүендә нәнәенең (дәү әнисен шулай атый) роле зур булуын әйтеп, аны җылы хәтирәләр белән искә алды. Төгәлрәк булсак, аның иртә таңнан кушып куя торган радиосын.
«Ул радионы берәүгә дә сүндерергә ярамый иде, алайса кәнфит эләкми. Шыңгыр-мыңгыр килгәндә дә, аннан халкыбызның моңлы җырлары яңгырап торды,» - дип искә алды Рәдиф. Ул аларны шулай кечкенәдән отып үскән. Сүз уңаеннан, концерт беткәч, тамашачы Рәдифтән тагын бер кат «Акъяр»ны җырлавын сорады. Каршы килмәде. Туган як, әти - әнигә багышланган җырлар да булды.
Баянга халык җырларыннан попурри башкарды Рәдиф. Баянчылары да нинди бит, Салават Фәтхетдинов белән күп еллар эшләүче Татарстанның атказанган артисты Илфат Шәехов һәм Башкортстаннан виртуоз баянчы - Таһир Шаһивәлиев. Икесе дә аерым чыгыш та ясады. Ни дисәң дә, татар күңеле гармун-баянга битараф түгел. (Таһир Шаһивәлиев сәхнәдә баян белән түгел, ә чибәр ханым белән ламбада биегән кебек тоелды миңа.)
Инде беренче мәхәббәт тарихы да озак көттермәде. "Без яшь чакта бер кырын уйнап кергәннән соң, нәнәй пешергән тәмлүшкәләрне ашый идек тә, кабат урамга йөгерә идек. Бераз караңгы төшкәч, дуслар белән берәр алма бакчасына кереп, тәмле сусыл алмалар алып чыгу да каралган. Берсендә шулай юлыбызга кызлар очрады. Безне дә үзегез белән алыгыз әле, диләр. Без карап - карап тордык та, боларның озын итәкләренә шактый гына алма сыясын чамалап ризалаштык. Койма аша сикереп кереп, командалы эшне башлап та җибәрдек. Беребез алманы коя, икенчебез кызлар итәгенә җыя бара... Шулай җай гына барганда, бакча хуҗасы килеп чыкмасынмы?! Без теге кызларның берсе белән аны-моны уйламый читкә сикердек. Анда кычытканлык булып чыкты... Кызык та, кызганыч та булды ул. Шулай да мин соңыннан гына бер әйберне белдем. Үзеннән сорарга кыенсындым, әлбәттә. Күрәсең, ул кыз шулай кызык өчен генә йөргән. Без кергән алма бакчасының хуҗасы әлеге кунак кызының бабасы булып чыкты,"- дип искә алды җырчы.
Тамашачылар арасында концертларга еш йөрүче Азира Унвер да бар иде.
"Җыен шоу-мазарлар бер читтә торсын. Җанга юл таба торган уникаль тавышлар сирәк бит ул, хәзер бигрәк тә. Мин беренче чиратта җырчының тавышын тыңларга киләм. Рәдифнең көчле тавышы гашыйк итте дә. Гадилеге, халыкчанлыгы белән дә күңелгә якын ул. Беркемне дә игътибарсыз калдырмый. Алайса, күп кенә җырчылар тамашачы янына чыкмый да бит. Рәдиф һәркайсы белән фотога төште. Миңа да насыйп булды. Беләсезме, янында басып торганда аннан шундый рәхәт кызу бәреп тора..."- дип уртаклашты ул.
Шоу түгел, Рәдиф үзе кирәк, дисәләр дә, концертның техник яктан яхшы оештырылганын билгеләп үтәсем килә. Зур экран, ут, клиплар, микрофон, һ.б. – бар да югары дәрәҗәдә. Сәхнә Рәдифнең иҗат төркеме (3 музыкант, 4 биюче, 1 бэк-вокал) белән туп-тулы. Шулай да, иманым камил, тамашачы анда бары Рәдиф Зариповны гына күзләде. Калганнардан, аз дигәндә, бер башка биек булуы аркасында гына түгел, әлбәттә.
«Бу тавышы, ул буе - чибәрлеге белән сәхнәгә чыгып хет нәрсә җырласа да, хет нәрсә эшләсә дә, сәгатьләр буе карап утырырга риза мин,» - дип ярып салды икенче бер танышым.
«Татарның Стас Михайловы бит ул!»- диде өченчесе...
Кыскасы, дүрт сәгатька якын вакыт эчендә Чаллының Сара Садыйкова концертлар залында җәя һәм ук тоткан Амурлар, йөрәк сүрәте дөпелдәп торган күзләр, кыскасы, һавада мәхәббәт хөкем сөрде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев