Татарстан юлларында транспорт хәрәкәте чикләнде
Чикләүләр кайчанга кадәр гамәлдә булачак?
Татарстанда көчле кар яву һәм күз күреме начараю сәбәпле, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү макстыннан пассажир автобуслары һәм йөк машиналары өчен чикләүләр кертелде.
Хәрәкәт түбәндәге юлларда ябылды: «Казан – Оренбург – Акбулак – Казахстан республикасы чиге. 131 кмдан -249 кмга кадәр (Чистайдан Әлмәткә кадәр) .
Шулай ук Алексеевск – Әлмәт юлы бөтен транспорт өчен чикләнде.
ГАИ инспекциясе шәхси транспортта юлга чыкмаска киңәш итә.
Чикләүләр һава торышы яхшыргач бетерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев