Татарстан Рәисе Чаллылыларга дәүләт бүләкләре тапшырды
Кемнәр лаек булды?
Россия Президенты Указы белән хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен мотоукчылар бүлеге командиры, сержант Эдуард Старков белән рядовой, полкның укчы ярдәмчесе Марат Шипаев «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Башкарма комитетның куллану базары идарәсе бүлек башлыгы Рәисә Солтанова – «Татарстан республикасы алдындагы казанышлары өчен» меделенең ордены, «Чаллы икмәге» АҖ финанс директоры Фәнилә Чунтонова – «Татарстан республикасының азык-төлек сәнәгате хезмәткәре» исеме белән бүләкләнде.

«Татэнерго» АҖ филиалы Чаллы ТЭЦы цех башлыгы Вячеслав Левин – «Татарстан республикасының атказанган энергетигы» исеменә, республика клиник онкология диспансеры баш табибы Марат Мөхәммәдиев – «Татарстанның атказанган табибы» исеменә, Орган залы артисты Эльмира Әхмәтова – «Татарстанның атказанган артисты» исеменә, «Автомобильләр заводы наладчигы Геннадий Комендюк белән Кою заводының участок мастеры Алексей Чулаков – «Фидакарь хезмәте өчен» медаленә, 82нче кадет мәктәбе директоры Эльмира Шәрипова «Татарстанның атказанган укытучысы» исеменә лаек булды.
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев