Татарстан Рәисе: «Кеше гомере барлык уңайсызлыклардан өстен»
Бу Түбән Камада булган фаҗигале хәлләргә бәйле.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда бара торган республика педагогларының август киңәшмәсендә Татарстан район шәһәрләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләренә аерым басым ясады. Моңа 10 августта Түбән Камада булган фаҗигале хәлләр сәбәпче. БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә 13 кеше, шул исәптән бер бала һәлак булды.
– Куркынычсызлык, иминлек мәсьәләсе һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Шулай булачак та. Без БПЛА һөҗүме белән бәйле вакыйгаларны күрәбез һәм игътибарсыз калдырмыйбыз. Түбән Камада 13 кешене югалттык. Кешеләр яшеренү урыннарына бару буенча чараларны үтәсәләр бу югалтулар булмас иде. Монда гадиләштерергә кирәкми. Куркыныч бар икән, без җитәкчелекне тыңларга тиеш. Бу уңайлы түгелдер, әмма кеше гомере барлык уңайсызлыклардан өстен. Куркынычсызлыкны гадиләштермәгез, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев