Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Республикасында X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза

Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Әлеге җыенга Россия Федерациясенең 40 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелган. 

Биредә Тукай районының үзмәшгульләр ассоциациясе җитәкчесе Илфат Сабиров та катнаша. 

Өч көнлек программада җитәкчеләр дискуссион мәйданчыкларда эшләделәр, Татарстанның Буа районына сәфәр кылдылар. 

Бүген исә «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узды. Биредә шулай ук РФ төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарларыннан торган «Татар базар» күргәзмә-ярминкәсе оештырылды.

Җыенда катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган. Алар К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Өч аршын җир» спектаклен карый алачак.

Фотолар Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл җыены