Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан толерантлык үсешенә керткән өлеше өчен дөнья күләмендә танылу алды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дубайда эш сәфәрендә.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә уза торган II Бөтендөнья толерантлык саммитында Татарстан Республикасына халыклар һәм мәдәниятләр арасында диалогны үстерүгә керткән өлеше өчен дәрәҗәле бүләк тапшырдылар. Бүләк фотографиясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмга куйды.

«Дубайдагы Бөтендөнья саммитында Татарстан Республикасы толерантлыкны үстерүгә керткән өлеше өчен бүләккә лаек булды!» - дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты бүген II Бөтендөнья толерантлык саммитын ачу тантанасында катнашты. Анда 2 меңнән артык белгеч, эксперт, галим, җәмәгать эшлеклеләре һәм бөтен дөньядан халыкара дипломатик берләшмәнең илчеләре җыелды.

Форумның төп темасы «Мультикультурализмда толерантлык: толерант дөньяның социаль, икътисади һәм гуманитар өстенлекләренә ирешүе» дип билгеләнгән.

 

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/14/196957/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев