Татарстан халкы яңа ел бәйрәмнәрендә ничек ял итә?
Яңалыклар тасмасы

Татарстан халкы яңа ел бәйрәмнәрендә ничек ял итә?

ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы аңлатма бирде.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 январь – Яңа ел каникуллары, ә 7 январь  – Раштуа бәйрәме. 

Россия Хөкүмәте ял көннәрен күчерү тәртибен билгеләде. 2025 елның якшәмбе көненә туры килгән 5 январь ял көне 2025 елның 31 декабренә күчерелә, бу бәйрәм һәм ял көннәрен рациональ файдалану өчен эшләнде.

2026 елның шимбә көненә туры килгән 3 январь ял көне 2026 елның 9 январына күчереләчәк.

Нәтиҗәдә, 2025 елның 29–30 декабрендәге эш атнасы ике көнгә кадәр кыскара, ә 2025 елның 31 декабре һәм 2026 елның 1-11 январь ял  көннәре ял булачак.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яңа ел каникуллары Яңа ел бәйрәмнәре ничек ял итәбез

Нет комментариев