Татарстан халкын куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәрттеләр
«Татар- информ» хәбәр итте.
Татарстанның газ хезмәтләре халыкка газ приборларыннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш итә.
«Газпром трансгаз Казан» белгечләре әйтүенчә, биналарны даими җилләтү, вентиляциянең төзек булуы, җиһазларга вакытында хезмәт күрсәтү һәм теләсә нинди рөхсәтсез эшләрдән баш тарту – фаҗига булдырмауда төп шартлар.
Газ хезмәткәрләре бүлмәләрне җылыту өчен газ плитәләрен файдаланмаска, эшли торган приборларны караучысыз калдырмаскаа, алар янына балаларны китермәскә яки куркынычсызлык автоматикасын сүндермәскә өндиләр.
Газ исе чыкканда кичекмәстән башкарылырга тиешле эшләр:
– газ приборларыннан файдалануны кичекмәстән туктатыгыз;
– газны сүндерегез;
– бүлмәне җилләтү өчен тәрәзәләрне һәм форточкаларны ачыгыз;
– электр приборларыннан файдаланмагыз;
– бинадан чыгып китегез;
– 104 телефоны яки ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номеры – 112 телефона шалтыратып, авария хезмәтен чакырыгыз һәм газ хезмәте диспетчеры инструкциясен үтәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев