Татарстан халкының яртысыннан артыгы гриппка каршы вакцина ясаткан
Яңалыклар тасмасы

Татарстан халкының яртысыннан артыгы гриппка каршы вакцина ясаткан

Бу хакта матбугат конференциясендә сөйләделәр.

26 ноябрь мәгълүматлаы буенча Татарстан халкының  51 проценты гриппка каршы вакцинация ясалган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Әле бераз вакцина бар. Вакцина ясатуны  кичектергән кешеләр гриппка каршы прививка ясата ала», - диде ул. 

Татарстанда узган атнада 114 кеше грипп белән чирләде дип язган идек. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


вакцина Сәламәтлек саклау чир ОРВИ грипп

Нет комментариев