Татарстанда 11 508 гаилә ана капиталы белән торак шартларын яхшырткан
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 11 508 гаилә ана капиталы белән торак шартларын яхшырткан

Ана капиталыннан файдалану вакытына килгәндә, ул торак шартларын яхшыру ысулына бәйле.

Социаль фондның Татарстан буенча бүлеге ел башыннан бирле барлыгы 11 508 гаиләгә торак шартларын яхшыртуга ана капиталын күчергән. Күпчелеге (9831 гаилә) аны  торак кредитын түләүгә яки беренчел кертемгә тоткан. Тагын 1677 се, кредит алмыйча, шәхси торак сатып алу яки төзүгә сарыф иткән.

Ана капиталыннан файдалану вакытына килгәндә, ул торак шартларын яхшыру ысулына бәйле. Фатир сатып алганда яки кредит алмыйча шәхси йорт салганда, баланың 3 яшькә җитүе кирәк. Ә инде элек алган ипотеканы каплау өчен көтү таләп ителми: бала тууга ук, сертификатны бурыч түләүгә тотарга мөмкин.


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев