Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 6 мең чакрым йөреш узган 41 яшьлек автомобиль саталар

Татарстанда ЗАЗ 968 «Запорожец» машинасын сатуга куйдылар.

Сайтларның берсендә бастырылган белдерү буенча автомобиль 1984 елда чыгарылган. Шул ук вакытта машина 41 ел эксплуатацияләү дәверендә гомуми файдаланудагы юллар буйлап нибары 6 мең чакрым юл үткән.

Сатучының сүзләренә караганда, Совет чорында чыгарылган автомобиль күп вакыт гаражда торган һәм безнең көннәргә кадәр тулысынча заводтан ничек чыккан шул килеш сакланган. Сары төстәге седан капоты астында 1.2 литрлы һәм 40 ат көчендәге двигатель урнаштырылган. Машина салоны да сары-кара төсләрдә эшләнгән. Әйтик, раритет нөсхәдә күн алмаштыргычтан тышланган утыргычлар урнаштырылган, приборлар панеле – сары кыстыргычлы кара төстәге пластиктан һәм көрән төстәге тукыма түшәм урнаштырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сату машина