Яңалыклар тасмасы

Татарстанда һава торышы: яңгыр, кар һәм көчле җил көтелә

Һава температурасы +2, +7 градуска кадәр җылыначак.

Бүген, 2 апрельдә, Татарстан территориясендә шактый салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал.

Моннан тыш, көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан талгын җил булачак, ул иртән һәм көндез, Казанны да кертеп, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк, дип кисәтә метеорологлар.

Һава температурасы +2, +7 градуска кадәр җылыначак.

 

 

 


Нет комментариев