Татарстанда балалар омбудсмены «кайнар» линия булдырды
Кирәк булганда бу эшкә хокук саклау органнарында эшләүчеләр дә җәлеп ителәчәк.
Татарстанда балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова Татарстанда балаларны мәктәпләрдәге яман күренешләрдән яклау өчен «кайнар» линия оештырылуын хәбәр итте.
«Балалар омбудсмены аппаратына мәгариф учреждениеләрендәге конфликтлар турында мөрәҗәгатьләр даими килә. Бүген балалар традицион конфликтлардан тыш, интернеттагы кибербуллинг белән дә очрашалар. Балигъ булмаган балаларны яклау өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «кайнар» линия булдырдык. Һәр мөрәҗәгать көнендә теркәлә, аннары мәгариф учреждениеләренә һәм ТР Эчке эшләр министрлыгына җибәрелә», – диде ул.
Балаларга каршы яман күренешләр факты расланса түбәндәге чаралар күрелә:
– мәктәп белгечләренең эш алгоритмын төзү;
– конфликта катнашучылар өчен тернәкләндерү планы эшләнә;
– зыян күргән һәм зыян салган балага, аларның ата-анасына психологик ярдәм күрсәтелә.
Светлана Захарова әйтүенчә, килеп чыккан хәлгә гадел бәя бирү өчен белгечләр вакыйга булган урыннарга баралар. Бөтен очрак та буллинг булмый, шуңа да карамастан бәхесле очракларда һәр якка психологик ярдәм күрсәтелә.
Балалар арасындагы мөнәсәбәт «Мәгариф турындагы» федераль канун нигезендә җайга салына. Авыр очракларда катнашучылрның яшен исәпкә алып, административ һәм җинаять җаваплылыгы буенча нормалар кулланыла.
Бала белән күңелсез хәлләр килеп чыкса түбәндәге номерлар буенча шалтыратыгыз:
– 8-800-2000-122 (тәүлек буе, бушлай, аноним) – бөтенроссия балалар ышаныч телефоны.
– 8 (843) 294-95-69 ТР Мәгариф министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге.
– 8 (843) 236-61-64.ТРда балалар хокукларын яклауның кабул итү бүлмәсе.
goriacuiu-liniiu-protiv-bullinga
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев