Татарстанда бер хатынны бер машина бәргән, икенчесе таптаган
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда бер хатынны бер машина бәргән, икенчесе таптаган

Ханым урында үлгән.

Татарстанда, М7 «Волга» трассасының 1037 чакрымында, Алабуга районы Поспелово авылы тирәсендә юл-транспорт һәлакәте була. 

ТР Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, юлдагы хатын-кызны  башта «Haval» машинасын йөртүче бәрдергән, аннары йөк машинасы таптаткан. 

Хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән урында вафат булган. 

Кеше үлеменә китергән һәлакәт сәбәпләрен инспекторлар тикшерә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспорт һәлакәте үлем-китем

Нет комментариев