Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда беренче карның кайчан явасын әйттеләр

Циклонның тыл өлеше тәэсирендә температура фоны вакыт-вакыт түбәнәя башлый.

Татарстанда агымдагы атна азагына урыны белән җепшек кар яву көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Киләсе җомга һәм шимбә җепшек кар көтелә. Ләкин аны республикада яшәүчеләрнең барысы да күрмәячәк, чөнки кар урыны белән яңгыр белән бергә явачак. Республикада беренче кар гадәттә октябрьнең икенче-өченче декадасы азагында ява», - диде ул.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 25-26 октябрьдә циклонның тыл өлеше тәэсирендә температура фоны вакыт-вакыт түбәнәя һәм төнлә 0..+5 градус, ә көндез +2..+7 градус була.

«Быел көзен, безнең метеостанцияләр мәгълүматлары буенча, әлегә кар төшү теркәлмәде», - дип өстәде Гоголь.

Аның сүзләренчә, Татарстанда кар гадәттә 17 ноябрьдә яки аннан да соңрак ява. Бу безнең төбәктә тотрыклы кар катламы барлыкка килү турында күпьеллык мәгълүматлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев