Татарстанда буран һәм көчле кар явуы көтелә
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда буран һәм көчле кар явуы көтелә

Синоптиклар Татарстанда һәм Казанда 8 гыйнварда төнлә һәм көндез һава торышы бозылачагы турында кисәтә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 20 метрга кадәр көчле җил көтелә. Төнлә Казанда көчле кар явачак. Юлларда кар көртләре булыр, дип фаразлана.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 

Нет комментариев