Татарстанда Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлеге башлыгы тоткарланды
Бу хакта «Татар информ» хәбәр итә.
Татарстанда Дәүләт алкоголь инспекциясенең бүлек башлыгы тоткарланды. Ул алкогольгә лицензия алуда ярдәм итәм дип, ришвәт алуда шикләнелә.
Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2025 елның маенда 49 яшьлек ир-ат һәм башка хезмәткәрләр (әлегә ачыкланмаган) 150 мең сум акча алалар. Алар бу акчага эшмәкәргә законнарны үтәмичә генә лицензия алырга ярдәм итәргә ышандыралар.
Тоткарланучыга карата «Алдан сөйләшеп зур күләмдә ришвәт алу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Тикшерү барышында тоткарланучы өй арестына җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев