Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда экстерриториаль сайлаулар уза

Сайлау участоклары иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшләячәк.

2-3 сентябрьдә Татарстанда экстерриториаль сайлаулар узачак. Моны күздә тотып Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә 4 сайлау участогы булдырылды. Аларда Донецк һәм Луганск республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре гражданнары власть органнары депутатлар өчен алдан тавыш бирә ала. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комитеты рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. 

“Илебезнең әлеге субъектлары республикабыз җирлегендә экстерриториаль тавыш бирү өчен, сайлау участоклары ачуны сорап мөрәҗәгать итте. Билгеле, без аларның гозерен кире какмадык”, - дип хәбәр итте Кондратьев.

Сайлау участогының берсе 2 сентябрьдә Чаллының “Чишмә” халыклар дуслыгы йортында эшләячәк. Ул Чулман проспекты, 73а йорты буенча урнашкан. 

3 сентябрьдә Академик Рубаненко урамы 6 нчы йорт буенча урнашкан “Камазжилбыт” шифаханәсендә тавыш биреп булачак. Участоклар гражданнарны иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр кабул итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлау