Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда эшләүче яшьләр слеты старт ала

19-21 февральдә Боровое Матюшинода урнашкан “Идел” яшьләр үзәгендә семинар-тренинг форматында республиканың эшләүче яшьләре слеты узачак.

Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелүче “Наше время-Безнең заман” IX эшләүче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленә әзерлек кысаларында узачак.
Республиканың эшләүче яшьләре слеты фестивальнең потенциаль катнашучылары – моңа кадәр “Наше время-Безнең заман”да булмаган оешма хезмәткәрләре өчен уздырылачак.

Семинар-тренинг үз эченә Россиянең әйдәп баручы сәнгать осталарыннан лекцияләр һәм практик дәресләрне, мастер-класслар һәм тренингларны, шулай ук эшлекле уеннар, мәдәни программа, түгәрәк өстәлләрне ала. Чара кысаларында “Наше время-Безнең заман” фестиваленең Гран-при ияләре һәм җиңүчеләре белән иҗади очрашулар да оештырылачак.

Семинарда катнашучылар өчен мастер-класслар белән түбәндәгеләр чыгыш ясаячак: Заманча сәнгать институтының эстрада-джаз җыры кафедрасы мөдире, Беренче каналның музыкаль проектлары вокал режиссеры Марина Полтева (Мәскәү); куючы режиссер Дмитрий Платонов (Мәскәү); “Сдвиг” Казан театрының сәнгать җитәкчесе, “Сәнгатьтәге казанышлары өчен” Райкин исемендәге премия лауреаты Александр Фельдман; Мәскәүнең “Сәхнә практикалары үзәге” җитәкчесе, куючы хореограф Владимир Аносов; “Дорога из города” бию театры студиясе сәнгать җитәкчесе Лилия Баһаветдинова һ.б.

Чыганак:Шәхри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев