Татарстанда гриппка каршы прививка ясату башлана
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда гриппка каршы прививка ясату башлана

1 сентябрьдә укулар гына түгел, ОРВИ һәм коронавирус инфекцияләре дә башланырга тора.

Узган атнада гына да Татарстанда 5292 ОРВИ очрагы теркәлгән, әлегә грипп очраклары юк.

– Киләсе сезонда очрашырга мөмкин булган вирусларның штаммнары үзгәрде. Хәзерге вакытта гриппка каршы вакцина яңартыла, киләсе атнада беренче партиясе килер дип көтәбез. Әлегә шәхси гигиена кагыйдәләрен сакларга киңәш итәбез, – диде Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Грипптан беренче прививканы йөкле хатын-кызлар, медицина хезмәткәрләре, балалар, студентлар, мәгариф һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре алырга хокуклы.

Вакцина ноябрь ахырына кадәр өлешләп килеп бетәчәк. Хәзерге вакытта медицина учреждениеләрен прививка кампаниясенә әзерләү бара. Уку йортларында, хезмәт коллективларында фильтрлар үз эшен башлап җибәрәчәк.

Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Фотолар «Татар-информ»нан алынды.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Сәламәтлек саклау чир

Нет комментариев