Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда һава торышы начарая

Синоптиклар кисәтә!

Республикада һава торышы кискен начараерга мөмкин — яшен, көчле җил һәм боз көтелә

Синоптиклар шторм турында кисәтә. 11 июньдә көндез һәм кичен, Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә куркыныч метеорологик күренешләр көтелә:

• Яшенле яңгырлар;
• Җилнең тизлеге вакытлыча секундына 15-17 метрга кадәр көчәюе;
• Аерым урыннарда боз явуы ихтимал.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 
көчле җил һәм яшен вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга чакыра:
1.  Реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качып торырга ярамый.
2.  Урамнарда һәм юлларда хәрәкәт иткәндә аеруча игътибарлы булыгыз.
3.  Балаларны күзәтүсез калдырмагыз.
4.  Өлкәннәргә һәм чирле кешеләргә ярдәм күрсәтегез.

Нинди дә булса куркыныч хәл килеп чыкса, 112 номеры буенча ашыгыч хезмәтләрнең бердәм телефонына мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Погода Шторм кисәтүе