Татарстанда яңа премия булдырыла
Аны иреклеләр һәм хәйриячелек үсешенә зур өлеш кертүчеләргә бирәчәкләр.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында республика Рәисенең яңа премиясе «Игелекле Татарстан» («Добрый Татарстан») булдырылачагын әйтте.
«Без авыр вакытларның җәмгыятьне берләштерүен күрәбез. Татарстан халкы йөрәк кушуы буенча мхасус хәрби операциядәге егетләргә, аларның гаиләләренә булыша. Фронт һәм Лисичанск, Рубежное шәһәрләре халкына гуманитар йөк туплауда актив катнаша. Бу эштә катнашучыларның барсына да рәхмәт», – диде ул.
Ул эчкерсез ярдәм һәм халыкка хезмәт итүнең бүгенге көндә аеруча әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Бу уңайдан «Татарстан Республикасында иреклеләр үсешенә өлеш керткән өчен» мактаулы билге булдырылды.
Рәис фикеренчә, яңа бүләкләр актив гражданлык позициясе алып барган кешеләрне хөрмәтләү билегесе булачак һәм Татарстанда игелеклелек, үзара ярдәмләшү традицияләрен ныгытачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев