Татарстанда янгында 14 яшьлек бала һәлак булды
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда янгында 14 яшьлек бала һәлак булды

Фаҗига Балтач районында килеп чыкты.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча,  кичә төнлә бер катлы шәхси йорт янган. Әлеге йортта бер гаилә яшәгән. Ир-ат, аның хатыны һәм аларның олы кызы чыккан. Әмма янган йортта 14 яшьлек кыз калган. Янгын сүндерүчеләр аны алып чыккан. Кыз хастаханәгә барганда вафат булган. 
Янгынның мәйданы 80 кв. метр тәшкил итә. Һәлакәтнең беренчел сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу (Wi Fi роутер). 
 


01 янгын ут мчс коткару бәла-каза

Нет комментариев