Татарстанда яшьләр учреждениеләре кичке 9га кадәр эшләячәк
Бу хакта министр хәбәр итте.
Татарстанда яшьләр учреждениеләре 21 сәгатькә кадәр һәм аннан да озаграк эшләргә мөмкин. Бу хакта "Татар-информ"ның баш редакторы Ринат Билаловка яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
"Үзебезнең учреждениеләрнең эш вакытын үзгәртәбез. Учреждениеләргә яшьләр укудан яисә эштән соң яңа белемнәр, компетенцияләр алырга килә. Безнең объектлар 21 сәгатькә кадәр һәм аннан да озаграк ачык булырга тиеш. Төрле яктан үсеш өчен лаеклы структура бар. Кайбер учреждениеләр яшьләр белән яхшы эшләргә өйрәделәр, әмма барысы да түгел", - диде ул.
Белгечләр моны яшьләрне социаль челтәрләрнең тискәре йогыниысыннан саклауда профилактика чараларының берсе дип саныйлар. Яшьләр үзләре яраткан һөнәр белән учреждение территорияләрендә шөгыльләнә алачаклар.
«Безнең алда зур эшләр тора. Түбән Камада булган соңгы вакыйгалар шуның турында сөйли. Бу социаль челтәрләрнең деструктивных йогынтысы нәтиҗәсе. Кызганыч, 18-35 яшьлек кешеләрнең 60 проценттан артыгы шундый аккаунтларга язылган, ягъни шуңа охшаш төркемнәргә язылган. Профилактика буенча башкарасы эшләр җитәрлек", - дип искәртте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев