Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.
«Бу елның алты аенда балалар катнашында 206 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 6 бала һәлак булган, 227се зыян күргән, – диде ул. – Балалар машина йөртүчеләр тарафыннан юлда йөрү кагыйдәләрен үтәмәү аркасында бәлагә юлыга. Автомобильгә тиешле саннан да күбрәк кеше утыра, саклык каешын эләктермичә йөриләр».
Министр әйтүенчә, юл-транспорт һәлакәтендә балалар баш сөяге-ми җәрәхәтләре, сыну һәм имгәнүләр, аннан да аянычлырагы – тормыш белән ярашмый торган җәрәхәтләр ала. Бу елның алты аенда юл һәлакәтләрендә зыян күргән балаларның 189 ы хастаханәгә озатылган, 89 балага амбулатор ярдәм күрсәткәннәр.
Нет комментариев