Татарстанда кар, яшенле яңгырлар көтелә
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда кар, яшенле яңгырлар көтелә

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын әйтте.

Җылыту турында әлегә сүз дә юк. Синоптиклар алдагы көннәрдә дә карлы яңгыр фаразлый. 7 май көнне һава температурасы төнлә 0.. -2 булачак. Көндез +6..+11 градус. 

8 май бераз җылыта. Төнлә + 8 градуска кадәр күтәрелә. Көндез +7.. +12. Республиканың көнчыгыш районнарында хәтта +20 градуска кадәр җылытачак. Әмма көчле җил исәчәк.

9 май, Җиңү бәйрәме көнне, аеруча салкын булачак, ди гирометеорология үзәге белгечләре. Көндез +4..+9 булса, төнгә тагын катырачак. Температура –3 градусны күрсәтә. Карлы яңгыр көтелә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев