Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар ике тапкыр арта
Бу хакта тарифлар буенча комитетта әйттеләр.
2026 елның январыннан Татарстан халкы коммуналь хезмәтләр өчен күбрәк түли башлый. Бу хакта Республиканың тарифлар буенча комитет рәисе Ренат Гайнетдинов хәбәр итте.
Арттыру ике этапта була. 1 январьдән тарифлар уртача 1,7 процентка арта. Бу НДС артуга бәйле чара.
1 октябрьдән тарифларны тулысынча индексацияләргә планлаштырыла.
Бу акчалар тулысынча коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев