Татарстанда күпме кеше яңа машина ала ала?
Якынча нәтиҗәләр билгеле.
Узып баручы 2025 елның якынча нәтиҗәләре буенча, Татарстан яңа автомобиль сатып алырга сәләтле кешеләр саны буенча Россия төбәкләре арасында 18 нче урын яулады. Тикшеренүне РИА Новости белгечләре уздырган.
Татарстанда кредитка кыйммәт булмаган (1,3 миллион сумлык) яңа автомобиль сатып алырга сәләтле гаиләләр – 22,8 процент. Уртача бәядәге (2,9 миллион сумлык) автомобильне кредитка Татарстанда яшәүче гаиләләренең 6,4 проценты ала ала.
Рейтингта Татарстан янында Амур өлкәсе (17нче урын, уртача бәяле автомобильне гаиләләрнең 7,0 проценты ала ала) һәм Иркутск өлкәсе (19нчы урын, кредитка арзанлы машинаны гаиләләрнең 22,3 проценты ала ала, ә уртача бәяле автомобильне – 6,8 проценты).
Рейтингның лидеры – Ямал-Ненец автономияле округы. Биредә арзанлы автомобильне кредитка гаиләләрнең 57,8 проценты сатып ала ала. Ә уртача бәядәге машинаны 29,1 проценты. Рейтингның югары баскычларын Ерак Төньяк төбәкләре – Чукотка автономияле округы, Магадан өлкәсе һәм Ханты-Манси автономияле округы – Югра били.
Мәскәү бишенче урында.
Рейтингның абсолют антилидеры – Ингушетия. Биредә арзанлы автомобильне кредитка гаиләләрнең 1,9 проценты, ә уртача бәядәге автомобильне 0,6 проценты сатып ала ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев