Татарстанда кырау төшәргә мөмкин
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда кырау төшәргә мөмкин

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга, 20 майда һәм шимбә көнне, 21 майда, Татарстан түбән атмосфера басымы кыры йогынтысында калачак.

Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, 19 майда Татарстанда һава торышы салкын булачак. Көндез +9 градустан артмаячак, төнлә +6 градус булачак. Синоптиклар фаразлавынча,  җомга – 20 май һәм шимбә – 21 майда салкын һава сакланачак, яңгыр да явачак. Көндез +7…+12, төнлә +1...+6 градус. Урыны белән кырау төшәргә мөмкин.

фото: vr-vyksa.ru
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев