Татарстанда полиция хезмәткәрләренә кытлык
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда полиция хезмәткәрләренә кытлык

4 меңнән артык хезмәткәр өчен вакансия бар.

Республиканың Эчке эшләр министрлыгында кадрларга кытлык. 2024 елда состав 22,7%  тулмаган. 4 400 хезмәткәр урыны буш булган. Агымдагы елның февраленә исә бу сан 24,3% күтәрелгән.

Конвой бүлекләрендә һәм вакытлыча изоляторларда аеруча эшләргә кеше җитми. Биредә состав 36% тулмаган. Патруль-пост хезмәтенә, тикшерү органнарына, участковыйлар бүлегенә дә хезмәткәрләр кирәк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев