Татарстанда салкын һава торышы саклана
Республикада көндез һава температурасы -4...-9 градус була.
4 декабрьдә, Татарстан территориясендә салкын һава торышы саклана. «Төньяк циклон йогынтысы»нда кар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчә торган талгын җил булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Төнге сәгатьләрдә республика буенча термометр баганалары -12 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -4тән -9 градуска кадәр була.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, атна ахырына Татарстанда җылы һава торышы көтелә һәм юеш кар явачак.
https://tatar-inform.tatar/news/society/03-12-2019/tatarstanda-salkyn-ava-toryshy-saklana-5697724
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев