Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган

1212 кеше табиблар күзәтүендә кала.

Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган. Татарстанның баш санитар табибы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Эпидемия башланганнан алып яңа коронавирус инфекциясенең барлыгы 5061 очрагы ачыкланды. Узган тәүлектә 32 очрак теркәлде», — дип искәртте спикер.

1212 кеше табиблар күзәтүендә кала. Чит илләрдән 106 кеше кайткан, алар өйдә карантинда утыра.

Моннан тыш, Авдонина эпидемия башланганнан алып 253 хезмәт коллективы тикшерелүен әйтте. 

 

Чыганак: Татар информ

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев