Аны Аксубай районында төзиләр.
Республикада тагын бер ябык шугалак төзелә. Ул Аксубай районында була. Объект республика бюджеты акчасына төзелә.
597,2 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта дәүләт сатып алулары сайтында мәгълүмат урнаштырылган.
Төзелеш эшләре контракт төзелгәннән соң башланачак. Шугалакны 2026 елның 1 декабренә файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
Нет комментариев