Яңалыклар тасмасы

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 53 очрагы ачыкланган

Авыручыларның иң күбе - Казанда һәм Чүпрәле районында.

Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр булган категориядә — 25, 50дән 60 яшькә кадәр — сигез һәм 18дән 30 яшькә кадәр — шулай ук сигез кеше.

Авырулар арасында иң күбе Казан кешеләре — 21. Инфекцияле кешеләр саны буенча Чүпрәле районы икенче урында — ун очрак, өченчедә — Чаллы.

Татарстанда коронавирус диагностикасының бөтен чорында 3297 авыру ачыкланган. Аларның күбесе терелде, шул исәптән 124е — узган тәүлек эчендә.


Нет комментариев