Татарстанда зур һәлакәт: биш кеше үлгән
26 ноябрьдә Яшел Үзән районының Сафоново авылы янында трассада коточкыч һәлакәт булды. Анда «Тойота Ленд Крузер» һәм 14нче модель "Лада" бәрелеште. Соңгысында биш кеше булган - аларның дүртесе шунда ук,
бишенчесе хастаханәдә җан тәслим кылган. «Тойота Ленд Крузер»ның шоферы һәм пассажир хатын-кыз авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган. Авария ике машина да алда барган транспорт чарасын узарга чыккач булган дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев