Татарстанга җылы көннәр кайта
Яңалыклар тасмасы

Татарстанга җылы көннәр кайта

Температура +27 градуска кадәр җылытачак.

Бүген төнлә Татарстанда туфракта кырау төшүе күзәтелде. Әмма соңгы көннәрдә республикага йогынты ясаган антициклон күчү белән, кабат җылылык килә. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең фаразында белдерелә.

Якынча мәгълүматлар буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе явым-төшем ихтималы аз. Республикада төнлә +8..+14 градус һәм көндез +22..+27 градуска кадәр җылытуын дәвам итә. Бу климатик нормадан 3-5 градуска югары була.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев